ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарга лаеклы бүләкләр тапшырылды. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләренең өлкән буын коллегаларына ныклы сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләре язылган истәлекле билгеләр тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән, шул тармакта фидакарь хезмәт иткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Бу игелекле традиция Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан берничә ел рәттән инде дәвам итә һәм бүген дә Игенчеләр саренда авыл хуҗалыгы тармагының 150дән артык ветераны җыелды.