Хәзерге вакытта республиканың төньяк төбәгендәге белем бирү учреждениеләрендә «Кош ашханәләре»н оештыру буенча экологик чаралар уза. Дәрес кысаларында тәрбиячеләр һәм укытучылар кошларны кышлатуның үзенчәлекләре һәм аларга ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйли.
Арча районы Кәче авылында җир казучыларның эше законлымы? Гражданин бу хәлне ачыклауны сорап экологларга мөрәҗәгать иткән. Шаһит видеога экскаватор-төягеч һәм грунт ташучы КамАЗны төшереп алган.
Арчаның 8нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Незримая стража» клуб берләшмәсендә катнашучылар «Без җимлекләр ясыйбыз – кошларны үпкәләтергә бирмибез!» акциясенә кушылган.
Кышкы чорда кошларга, бигрәк тә яшьрәкләренә азык табуы кыенлаша, алар кыска кышкы көндә тукланырга өлгерми. Хәтта бик нык суыкта да канатлы дуслар, җитәрлек күләмдә азыгы булган шартта, исән кала ала.
Кирәк булмаганда утны кабызмыйча, светодиод лампалардан файдалану, кибеткә үз пакетларың белән йөрү, җәмәгать транспортыннан файдалану – Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Теләченең 1нче балалар бакчасында педагоглар ата-аналар белән бергә экологик сукмак булдырган. Балалар бакчасы территориясендә алар «Метеостанция», «Гөмбә аланы», «Кырмыска оясы», «Умарталык», «Кош җимлеге», «Ылыслы урман», «Кошлар янында кунакта» һ.б. табигать объектларын урнаштырганнар.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Төньяк территориаль идарәнең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Ленар Касыймов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Әтнә, Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре дә республика тарихында мөһим булган әлеге вакыйгадан читтә калмады һәм бәйрәм датасына багышланган экологик дәрес үткәрде.
Экологик мониторинг барышында инспекторлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районы Өчиле авылыннан ерак булмаган урында торак калдыклары, резин шиннары, шифр, ботак, үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән территориянең күләме 800 куб. метр тәшкил итә.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Түбән Аты авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә табигать саклау законнары бозылу очрагын теркәгән.