Бүген ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, Татар табигать саклау районара прокуратурасы һәм Росприроднадзор вәкилләре сөт комбинаты территориясен тикшерү өчен урынга чыктылар.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Саба районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Шәмәрдән авылында начар ис булуына зарлана. Һаваның торышын бәяләү өчен урынга Төньяк ТИ экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар ПЭЛ урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда сайлап алынган. Сынаулар Лермонтов урамы, 63нче йорт адресы буенча алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү очрагы ачыкланмаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары өчен экодәрес үткәрделәр. Белгечләр балаларга сирәк очрый торган кошлар һәм хайваннарның ни өчен юкка чыгуы, янгынга нәрсәнең сәбәпче була алуы һәм чүп-чарны сортлауның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының «Чулпан» савыктыру лагеренда танышу эко-әңгәмәсен үткәргән. Хәзер анда 54 кеше ял итә. Экологлар балаларга планетаның һәр кешесе әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә алачагы турында сөйләгәннәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырдылар.
Төньяк территориаль идарә инспекторларында Арчаның 3 нче башлангыч мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Белгечләр экскурсия үткәрделәр һәм идарә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Балаларга лабораторияне күрсәттеләр һәм мәктәп укучылары белән бергә табигый анализ үткәрделәр, суда хлоридлар булу-булмавын билгеләделәр.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Балтач районы Кенәбаш мәктәбе укучыларын табигатьне сакларга һәм экоакцияләрдә катнашырга чакырды.
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Саба районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Олы Нырты авыл җирлегендә рөхсәт ителмәгән 2 чүплек ачыклаган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Иске Айван авылында 120 кв.м. мәйданда туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү фактын ачыкладылар. Билгеле булганча, билгесез кешеләр җир кишәрлегендә иске металл торбалар казыганнар, эшләр рөхсәт документларысыз башкарылган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районына киттеләр.