ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән бергә Арча районының 3 нче мәктәбе укучылары  күчмә кошлар кошлар өчен Җиңү паркында җимлекләр элделәр.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Кукмара районының «Ромашка» балалар бакчасында «Чүп-чарны сортлыйбыз - табигатьне саклыйбыз» темасына экодәрес үткәрде.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген үзенең 50 еллык юбилеен «Юл хәрәкәте яшь инспекторлары» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы билгеләп үтә. Махсус бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрделәр, анда балаларга юлда экологик тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Юллардагы иминлек – ул уртак кайгырту.


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экологик дәрес үткәрде.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен, 2 февральдә, Бөтендөнья сулык-сазлык җирләре көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - әлеге объектларга игътибарны җәлеп итү.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Шәмәрдән авылында лицензиясез ком чыгару фактын ачыклаган.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, Арча районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәрендә кышкы урам җыештырудан 14 рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаганнар иде.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Арча районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча урамнарын кышкы җыештырудан 14 рөхсәтсез калдык ташлау урыны барлыкка килүен ачыклаганнар. Кар чүплекләренең гомуми мәйданы – 761 кв.м, күләме – 1125 куб.м.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Теләченең 1 нче балалар бакчасында иң яхшы авыл һәм район балалар бакчаларында җиңүчеләрне «Сәнгать аша - яшел планетага» мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының балалары арасында сәхнә иҗатының II республика экология конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International