Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресләре үткәрде.
Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Югары Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тыюлыкларга онлайн-экскурсиягә барды. Ә аларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ярдәм итте. Алар онлайн-экскурсия форматында балаларны Россия тыюлыкларының барлыкка килү тарихы, үсеш тарихы белән таныштырды һәм аерым саклана торган табигать территорияләре турында сөйләде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага экологик дәрес үткәрде.
Арчаның 50 укучысы табигатьне сакларга, яратырга һәм кадерен белергә вәгъдә бирде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә яшь экологлар сафына кабул итте.
Сакчыл карарга һәм туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә, аны сакларга һәм якларга әзер булырга – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре шул һәм башка әйберләр хакында сөйләгән.
Әтнә районының «Березинский балалар бакчасы» нәниләре табигать турындагы белемнәрнең беренче нигезләрен уен форматындагы экология дәресләрендә ала. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Безне чолгап алган дөнья» турында сөйләгән.
Арча районының Лесхоз урта мәктәбенең экологик тәрбия үзәгендә экологлар табигатьне саклау акциясе үткәргән. Укучыларны җимлекләр ясарга өйрәткәннәр һәм кышын кошларны ничек һәм нәрсә белән тукландырырга кирәклеге турында аңлатканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Себер тракты урамындагы Төньяк территориаль идарәсе экологлары шәһәр буйлап уздырылган рейд барышында автомобиль юган суларны агызу фактын, шулай ук санкцияләнмәгән коммуналь калдыклар чүплеген ачыклаган.
Алтын балык турындагы әкиятне уйнап, җырлар җырлаганнар һәм калдыкларны сортларга аеру эше белән танышканнар. Теләче районының 3 номерлы балалар бакчасында мәгариф учреждениесе педагоглары экологик дәрес үткәргән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» балаларны тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен мәгълүмати-танып-белү дәресе үткәрде.