Татарстанның 1600 баласы Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән инде, хәзер мәктәп укучылары һәм экоактивистлар юннатлар сафын тулыландыруны дәвам итәләр.
185 нче номерлы күппрофильле лицеенда яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Юннатлар сафына 3 сыйныфларның 26 укучысы өстәлде. Уку елы башыннан балалар күлләрнең һәм сулыкларның экологик торышын сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәнделәр.
Казанның Вахитов һәм Совет районының 12нче һәм 141нче мәктәпләрендә яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Мәктәп балаларын котларга һәм юннат сафларына кабул итәргә Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Саттарова һәм Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков килде.
Тәтеш районының «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе һәм Олы Тархан мәктәбендә яшь натуралистлар отрядлары барлыкка килде.
Бүген Казанның 80нче номерлы татар-рус мәктәбендә яшь натуралистлар отряды оешты. Юннатлар сафына мәктәпнең 2нче һәм 7нче сыйныф укучылары керде. Балалар үзләре әйтүенчә, яшь натуралистлар хәрәкәте белән алар күптән кызыксынган һәм 2016 елдан бирле уку йортында экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
27-29 сентябрь көннәрендә «Байтик» яшьләр экология хәрәкәтенең республика слеты һәм ТР яшь натуралистлары слеты булып узды. Бүген тантаналы рәвештә слетны яптылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты һәм Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар слеты узды. Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда РГБ, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл аркасында Татарстан Республикасында яшь натуралистлар слеты онлайн-форматта узды. Апрель аеннан сентябрь аена кадәр гомуми белем бирү оешмалары укучыларына һәм педагогларына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, оештырылган конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Конкурс гаризалары республиканың 25 муниципаль районыннан 162 катнашучыдан алынды. Конкурс финалистлары тарафыннан эшләрне онлайн-яклау кысаларында җиңүче проектлар билгеләнде.
Табигатьне яшь сөючеләребез, аның күренешләрен тикшерүчеләр һәм үзләренең туып үскән төбәген сакларга, якларга әзер кешеләр. Хәзер юннатлар – янә кулга-кул тотынышып эшли башлаган.