Әлмәт районының Михайловка авылында яшәүче бер кеше 30 тоннадан артык гомумфайдалы казылманы (ком) законсыз чыгарган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гамәлдәге һәм «кыргый» карьерлар буенча рейд барышында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану очрагына тап булган.
Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру, юынты сулар агызу. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тарафыннан ТР Үзәк өлешендә гамәлгә ашырылган авиаочыш барышында табигать саклау законнарын бозуның 197 очрагы ачыкланган. Бу биш муниципаль район – Лаеш, Питрәч, Биектау, Зеленодольск, Югары Ослан һәм Казан шәһәре территорияләре.
Бер атна элек Тукай районында экологлар тарафыннан теркәлгән агынты суларын агызуга бәйле зур хокук бозу очрагы бетерелгән. Исегезгә төшерәбез, Кече Шилнә авылы янындагы территориянең 1,9 мең кв. метр мәйданын пычрату факты турында гражданнар хәбәр иткән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре Мишә елгасының утырма пробаларын алган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылмаларны (комны) лицензиясез чыгаруга чик куйган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәгъвасы буенча Яр Чаллы шәһәр суды карар чыгарды.
1,9 мең кв.метр җир канализация суы белән пычранган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында ачыклан тәртип бозуга карата административ тикшерү эше алып бара.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Мишә елгасы тамагында, Рождествено авылындагы ярдан 2 һәм 50 метр ераклыкта табигый су пробаларын алган иде.
Питрәч районының Көек авылында туфрактан үзирекле рәвештә салдырып алынган уңдырышлы катлам урынында торгызу эшләре башкарылган. Рекультивация эшләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен үтәү йөзеннән гамәлгә ашырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җирләрнең нефть продуктлары белән бозылу фактын ачыклаган.