Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районына рейд барышында су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдалану очрагын теркәгән. Мордовское –Афонькино авылы тирәсендә Лагерка елгасыннан мотопомпа ярдәмендә автоцистернага су җыю факты билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карары буенча Әлмәт шәһәре судын үзгәрешсез калдырган. Узган елның көзендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының Кече инешкә металл торба сузылганлыгын күреп алуларын искә төшерик. Алар тимер торба юлын эзләү җайланмасы ярдәмендә торбаүткәргечнең “ОПУ-30” предприятиесе территориясеннән сузылганлыгын ачыклаганнар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә Кайбыч районы буенча рейдка чыккан. Тикшерү барышында бер оешманың үз ихтыяҗлары өчен Олы Кайбыч авылы полигоны хуҗалык зонасында казылган скважинадан җир асты суын алуы ачыкланган.
Балыкчыларның социаль челтәрләрдә Тәтеш тирәсендә Иделнең кара төстәге матдә белән пычрануы турында видео таратуларын искә төшерик. 22 февральдә экологлар шул урынга барып, судан пробалар алып кайткан.
Биналар сүткәннән калган чүп-чар, агач, полиэтилен калдыклары. Тукай районы Биклән авыл җирлегендә 20 кв. метр мәйданда законсыз чүплекнең калкып чыгуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозу фактын билгеләгән.
Әлмәт шәһәр суды оешмага карата административ штраф салу турында карар чыгарган. Инде узган елның декабрь аенда ук җирле халыктан Әлмәт районында калдыкларны законсыз яндыру турында шикаять кергәнлеген искә төшерик.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә Әлмәттә яшәүчеләрдән шәһәрдә законсыз төстә чүп яндыру буенча шикаятьләр алынган. Экологлар шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан.
Чистай шәһәрендәге бер ягулык станциясе янәшәсендә рөхсәтсез урынга кар көрте ясап куйганнар. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районында рейд барышында 6 000 кв.м. мәйданга җәелгән зур чүплеккә тап булган.