Түбән Кама районында “Халык контроле” системасы буенча җир законын бозу турында хәбәр алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалган.
Казан шәһәре Совет районында чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең якынча 700 мең сум тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре узган елның көзендә үткәрелгән рейд барышында әлеге закон бозу очрагын теркәгән булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районына рейд ясаган. Экологлар рейд барышында бер производство базасы территориясенә куе кара төтен таралуын күреп алган.
Төрелмә материаллар, иске чиләкләр, тузган автомобиль шиннары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районында якынча бер гектар мәйданга җәелгән гаять зур чүплеккә тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллыда пычрак кар өеменә тап булган. Пычранган мәйданның 115 кв.м. тәшкил итүе исәпләрп чыгарылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә җирле халыктан Нурлат районында карьера эшкәртүләре турында шикаять алынган. Нурлатта яшәүче әлеге ваемлы кешеләр әйтүенчә, бу участоктан кызыл балчыкны законсыз төстә ташыганнар. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча шундук юл тотканнар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә ике оешмада экология законын бозуны ачыклаган.
Казан шәһәренең Совет районында ясап куелган законсыз чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең бер миллион сумнан артып китүе исәпләп чыгарылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган.
Әлмәт районында ике инстанция суды төзелеш оешмасының гаебен раслаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең бер дәвалау учреждениесе территориясендә кешеләрнең медицина карталарыннан легаль булмаган чүплек ясаганлыкларын искә төшерик.