Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз туплауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы – 400 кв.м, күләме – 480 куб.м.
Экология министрлыгы адресына Җиңү проспектындагы 50 нче балалар бакчасы янында төзелеш калдыкларын җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Узган елның февралендә Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе адресына Түбән Кама халкыннан берничә тапкыр шикаять килгән иде.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Теләче районында туфракка китерелгән зыянны компенсацияләү турында карар чыгарды. 2023 елның сентябрендә агынты суларны агызган өчен хокук бозучыга 53 мең сум түләргә туры киләчәк.
Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплекләр белән көрәшүне дәвам итә. Бу юлы рейд Мамадыш шәһәрендә рөхсәтсез чүп-чар җыюны ачыкларга һәм туктатырга ярдәм итте.
Теләче авылында җирләрнең бозылуын Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары быел май аенда ачыклаган иде. Яшьләр урамындагы 8 нче йорт янында экологлар тарафыннан агынтыларны ташлау факты теркәлде.
Экология министрлыгына халыктан Бөгә елгасы буендагы чүплек турында мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары Алабугага, Спас урамына чыктылар.
Халык мөрәҗәгатен карау барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан рөхсәтсез калдыклар җыю урыны ачыкланды.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура вәкилләре белән берлектә Питрәч районы территориясендәге лицензияле кишәрлекләрне тикшерделәр.
Узган елның җәендә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорскида калдыкларны законсыз ташлау фактын ачыкладылар.