ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә кайбер хокук бозуларны  ачыклаган. Объект территориясеннән чистартылмаган агынты суларны туфракка агызу, аннан елгага агып китү очрагы ачыкланган. 


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау таләпләрен үтәү буенча Кама акваториясен мониторинглаганнар. Биредә җир асты байлыкларыннан файдалануга бирелгән лицензияләр кысаларында ком-гравий катнашмасы чыгарыла.

Азнакай территориясен күчмә тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Нефтьчеләр урамында 31а йорт янында төзелеш калдыклары туплануын ачыкланды.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгына Әлки районының Иске Карата авылында һаваның пычрануы турында берничә мөрәҗәгать, Ата елгасының пычрануы һәм Бөгелмәдә начар газ исе турында шикаятьләр килде.

Кече Шилнә авылында Мәскәү урамында чокырны төзелеш калдыклары белән тутырганнар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Тукай районында яшәүчеләрдән шундый хәбәр килде. 


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Азнакай районын күчмә тикшерү барышындаЫк яны идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын җыю урыннарын ачыкладылар.      

Алексеевск районы территориясен мониторинглау барышында рөхсәтсез чүплек ачыкланды. 


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы шәһәренә атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы берничә мөрәҗәгать килде. Комсомол районының ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселокларында яшәүчеләр начар исләргә зарлана.


5
июль, 2024 ел
җомга

Экология министрлыгы адресына Туйма елгасының пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Кама яны идарәсе инспекторлары мөрәҗәгать итү урыны буенча чыктылар, территорияне тикшерделәр һәм су пробаларын алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча: аммоний ионнары буенча – 1,42 тапкыр, фосфат-ионнар буенча – 6,9 тапкыр, сульфат-ионнар буенча – 7,5 тапкыр, тимер буенча – 3,5 тапкыр һәм марганец буенча 19,4 тапкыр артыклык ачыкланды.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Рудниковское» җир асты байлыклары кишәрлегендә хокук бозу фактын ачыкладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International