ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районына киттеләр.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Ютазы районы мониторингы барышында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Байлар авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 290 кв. м, күләме 232 куб. м тәшкил итә.

Чистай районы территориясен мониторинглау кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ерыклы елгасы буендагы Чистай авылларына кабат чыгып киттеләр.

Төньяк территориаль идарә  инспекторлары Арча районының Югары Пошалым авылына рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозуны - су объектын законсыз  гидро-техник корылма төзү юлы белән үз белдеге белән биләүне теркәделәр.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Теләче районында хокук бозучыга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 126 880 сум күләмендә капларга кушканнар. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Түбән Каманың сәнәгать зонасы районында нефть продуктлары белән цистернаның  ярылуы турында хәбәр килде. Кама аръягы территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре урынга киттеләр.


12
май, 2023 ел
җомга

5 майдан 12 майга кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында  рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән пычратучы матдәләрнең артуын теркәде.

Экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районына мониторинг үткәрделәр. 2 торак пунктта рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары ачыкланган.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Экологик икеайлык кысаларында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «РЖД» ААҖ вәкилләре белән берлектә юл полосасының санитар торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International