Азнакай шәһәре мониторингы барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Шәйхетдинов урамындагы 15 һәм 11 нче йортлар янында санкцияләнмәгән ике кар чүплеген ачыкладылар.
Экология министрлыгына Казан шәһәрендә Урта Кабан күленә агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Үзәк территориаль идарәгә Мәскәү районы халкының Блюхер урамындагы гаражда калдыклар законсыз рәвештә урнаштырыла дигән мөрәҗәгате килде.
Кама буе территориаль идарәсенә битараф булмаган Чаллы кешесеннән видео килде. Экология өчен көрәшүче телефон камерасына Минзәлә тракты урамы 7А бинасы буенча урнашкан автомойканың шланг ярдәмендә күрше участокка пычранган суларны агызып чыгаруын яздырган.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казанның Авиатөзелеш районындагы «Заовражье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан Гудованцев урамындагы 51 нче йорт янындагы чокырны күмү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәре мониторингы барышында Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре өч гараж кооперативы территориясендә рөхсәт ителмәгән биш кар өеме ачыклаган иде.
Министрлыкка Кайбыч районы Чүти авылында Гөбенә елгасының чистартылмаган сулар белән пычрануы турында халык мөрәҗәгать итте. Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары урынга оператив рәвештә чыктылар.
Исегезгә төшерәбез, дуңгыз комплексыннан сыек калдыкларны суыртканда, 11 мартта торба герметиксызланды, нәтиҗәдә барлык калдыклар Тукай районы Чыршылы авылы янындагы авыл хуҗалыгы кырларына эләкте. Бу урынга министрлык экологлары, шулай ук Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре чыкты. Туфрак үрнәкләре алынды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигат ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Казан шәһәренең Идел буе районы Алтан бистәсендә чокыр күмү турында мөрәҗәгать килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чыршылы авылындагы авыл хуҗалыгы кырларына сыек калдыклар агызу турында хәбәр килде.