Азнакай районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Азнакайда Лобачевский урамы буенча 2 рөхсәтсез кар өеменә тап булганнар.
Түбән Камада Стрелочный Лог елгасының пычрануы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Баулы шәһәрендә яшәүчедән Буалы елгасындагы буа турында мөрәҗәгате килгән иде.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәт шәһәрен мониторинглау барышында санкцияләнмәгән кар чүплегенә тап булганнар. Агробистә микрорайоны территориясендә Объездная урамында хокук бозу очрагы ачыкланган. Чүплек мәйданы 357 кв. м. тәшкил иткән, күләме - 72 куб. м.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 км да калдыклар чүплеген таптылар. Закон бозулар Балык Бистәсе районы мониторингы барышында ачыкланды. Биналарны сүтүдән калган чүп-чар өеме 500 кв.м мәйдандагы участокны чүпләгән, чүплек күләме - 100 куб метр.
Гражданнарны Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов кабул итте. Казанның Совет районы кешесе җитәкчегә ни өчен Министрлык тарафыннан дәгъвалар җибәрелгәнлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре Әйләнгеч урамы буенча җир кишәрлегендә төзелеш чималын урнаштыруны ачыклаган.
Бүген Казанның Киров районындагы Архангельская урамында резинотехник эшләнмәләр белән склад янды.
Узган елның гыйнварында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә шикаять керде. Түбән Кама шәһәренең Ильинка торак пунктында яшәүчеләр җир кишәрлекләренең берсендә законсыз ком чыгару турында хәбәр иттеләр.
Нурлат районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары арткы борты ачык йөк автомобиленнән Нурлат-Аксумла автомобиль юлына сыек калдыклар агызылуын теркәделәр.