ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында  рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Әлки районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Карга авыл җирлегендә законсыз ком-вак таш катнашмасы чыгару эзләренә төштеләр.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Чүпрәле районында «Государев Амбар» ҖЧҖ предприятиесен планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар. Оешкан чыганактан (ашлык киптергечтән) һава пробасын сайлап алганда, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядә үлчәүле матдәләрнең 7,2 тапкырга артып китүе ачыкланды.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Каманың битараф булмаган кешесеннән видео килде. Ул телефон камерасына йөк машинасының  бетон катнашма калдыкларын җиргә ыргытуын төшерә. Хокук бозу бетон завод территориясе янында теркәлгән.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында авария нәтиҗәсендә нефть продуктлары агу турында хәбәр килде.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Чистай районы мониторингы вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре 86 кв.м. мәйданлы чүплекне ачыклаган. Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары территорияне тикшерү өчен Чистай шәһәренә юнәлделәр. Калдыкларны ташлау факты расланды.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Арча районының уяу кешесеннән ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Казан-Малмыж автомобиль юлының 60нчы километрында Югары Буҗа авылы янында сыек калдыкларны законсыз ташлау турында мәгълүмат килде.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы адресына Казанның Авиатөзелеш районы Михаил Миль урамында рөхсәтсез кар ташлау факты буенча гражданнардан мөрәҗәгать керде.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

 Атмосфера һавасы пробалары 4 төрле ноктада-торак массивта да, предприятиенең санитар-саклау зонасы чигендә дә сайлап алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International