ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Зеленодольск районында экологик мониторинг барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск шәһәрендәге Загородная урамында калдыклар ташлауны ачыклаган.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Аксубай районында тикшерү барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кече Сөлчә елгасына чистартылмаган агынты суларны ташлау фактын ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Зәй кешесе телефон камерасына йөк машинасының шәһәрнең бер урамында төзелеш калдыкларын ташлауны теркәгән.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Төбәк операторы тарафыннан калдыкларны вакытында чыгармауга шикаятьләр күп булу сәбәпле, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларына мониторинг үткәрделәр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Күлләр  каскады» паркы территориясенә чыгу оештырылды һәм табигый су пробаларын сайлау үткәрелде.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Кама халкы торбадан  Омшанка елгасына агып чыккан күбекне күрүләре турында хәбәр итте. Экологлар тиз арада урынга чыктылар, күбек ташлау факты расланды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Минзәлә елгасында балыклар үлү турында мөрәҗәгать килде.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Тәтеш шәһәрендә «Элеватор Заволжья» ҖЧҖ планлы тикшерү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге кайбер хокук бозуларны ачыклаганнар, ә атап әйткәндә оешма һавага чыгарылган матдәләрне тикшереп тормый һәм төзек булмаган газ чистарту җайланмаларыннан файдалана.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре территориясен тикшерү барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Риза Фәхретдин урамыннан ерак түгел зур габаритлы чүп-чар өемен ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Шушмабаш авылы янында төзелеш һәм коммуналь калдыкларны рөхсәтсез  ташлау урынын ачыклаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International