ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы Шилнә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән өемен таптылар. Чүплекнең гомуми мәйданы - 220 кв.м.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе адресына Менделеевск районының Абалач авылында яшәүчеләрдән елгага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать керде.
Социаль челтәрләрдә борчылган татарстанлылар «Күлләр каскады» Әлмәт паркындагы сулык өслегендә күбек барлыгы турында хәбәр иттеләр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга чыкты.
Алексеевск районын күзәтү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Сакон авылында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән өемен ачыкладылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «ТР Баулы муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе мөрәҗәгать итте.
Алдагы көнне Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторларына Арчада яшәүчедән Лекинка елгасына ( ул Казансуның кушылдыгы булып тора) чистартылмаган суларны агызу турында шикаять килде.
Август аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмәдә булган һәлакәт урынына, җирле кешенең битум базына егылып төшкән җиргә чыктылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләрдән коллектив шикаять алынды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны бистәсендәге законсыз чүплек турында гражданнардан мөрәҗәгать керде.
Әлмәт халкының Нәриман елгасыннан ис килү турында хәбәр иткән шикаятьләре буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре белән берлектә, урынга чыктылар.