Гидротөзүчеләр урамында яшәүчеләрнең игътибарын кара төтен һәм кискен ис җәлеп иткән. Алар «Халык контроле»нә шикаять җибәргәннәр. Урынга чыккан Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары зарарлы матдә чыгару чыганагын ачыклаганнар, ул утын һәм паллет белән эшләүче котелья булып чыккан.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әмирхан урамындагы автобазар районы буенча карны санкцияләнмәгән рәвештә саклау урыны буенча гражданнар мөрәҗәгать итте. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары урынга чыкканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм Чистай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Чистай Выселкасы авылы территориясендә рейд үткәрде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә, гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда лицензияле хокук бозуларны ачыклады.
Гражданнарның Заслонов урамындагы законсыз чүплек турында мөрәҗәгате ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына алынган. Инспекторлар әлеге урынга барып, калдыкларны санкцияләнмәгән урнаштыру фактын теркәгәннәр.
Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозган өчен 400 мең сум күләмендә административ штрафны вакытында түләмәү тагын бер штраф салуга китергән, нәтиҗәдә аның күләме ике тапкыр арткан.
Экология министрлыгының «кайнар линия»сенә кешеләрдән Лаеш районының Столбище авыл җирлеге территориясендә санкцияләнмәгән чүплек булуы турында мөрәҗәгать алынган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары әлеге урынга юл алган, сәфәр барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы расланган.
Лицензия килешүе нигезендә вак таш чыгаруны гамәлгә ашыручы Әлмәт оешмаларының берсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, файдалы казылмалар чыгаруга салым түләмәгән.
Исергәп авыл җирлеге территориясендә каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру очрагы Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Әлки районын мониторинглау барышында Сиктермә Хузангай авылында табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагын ачыклаган.