Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районы Чүти авылы территориясендә көнкүреш чүп-чары, полиэтилен пленка һәм тараны санкциясез ташлау урынына тап булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Себер тракты урамындагы Төньяк территориаль идарәсе экологлары шәһәр буйлап уздырылган рейд барышында автомобиль юган суларны агызу фактын, шулай ук санкцияләнмәгән коммуналь калдыклар чүплеген ачыклаган.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Кизү тору бердәм диспетчер хезмәте» аша Көньяк автоюлда ягулык түгелүе турында хәбәр килеп ирешкән. Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыкканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләренә Лаеш районында яшәүчеләрдән шундый шикаять алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташланган урынны ачыклаганнар.
«Цемент измәсе турыдан-туры «Буалар каскады» паркындагы суллыкка агып төшә. Ярдәм итегез!» Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән әнә шундый борчулы хәбәр алганнар.
ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына Апас шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләрдән автомобиль юа торган урыннарның берсендә суның канализация челтәрләренә түгел, ә турыдан-туры территориягә агызылуы хакында мөрәҗәгать алынган.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмат системасы ярдәмендә газ чистарту җайланмасының төзек булмавын ачыклаганнар.
Баулы районы Кырым-Сарай авыл җирлеге территориясендә Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары берничә атна элек көнкүреш чүп-чары, агач, пыяла шешәләр һәм полиэтилен калдыкларыннан чүплек өеменә тап булганнар.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмати системасы ярдәмендә Әлмәт шәһәренең Геофизика урамында төзелеш калдыклары ташланган санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклады.