Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Чаллы территориясендә сәүдә-җитештерү эшчәнлеген алып баручы предприятиенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында декларацияне вакытында тапшырмавын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районын мониторинглау барышында торак, полиэтилен тара, кәгазь һәм катыргыдан төрү материаллары, шулай ук пыяла калдыкларыннан ташланган чүплек булуын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районында мониторинг уздырганда санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклаган.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Себер тракты урамы буенча рейд барышында төзелеш кирпече ватыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклаган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маенда ук ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Юбилейная станциясе» торак комплексының төзелеш мәйданчыгында төзелеш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булганнар иде. Ул вакытта подрядчы оешмалар 525,5 кв.м мәйданда төзелеш измәсе, металл ватыклары һәм бетон калдыклары ташлануга юл куйган булган. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. һәм 8.7 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг барышында Әлмәт районының Тихоновка авылы участогында су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очракларына тап булган.
Министрлык адресына гражданнардан Telegram мессенджеры аша Әлмәт шәһәрендә җитештерү базасы территориясендә торбалар урнаштырылуы турында мөрәҗәгать алынды.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районын тикшерү барышында лицензия килешүендәге шартларның бозылуын ачыклаган һәм моңа чик куйган.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автотранспорт чараларында файдаланылган газдан һавага бүленеп чыккан пычрак матдәләр нормасы үтәлешенә күзәтчелек итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы Күл Черкене авылының төньяк-көнбатыш өлешендә биналарны сүтү һәм таратудан калган калдыклар рөхсәтсез ташланган урын барлыгын ачыклаган.