ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары даими мониторинглау кысаларында Балык Бистәсе районында РФ Су кодексының 65 статьясы  бозылу очрагын ачыклады. Рус Әшнәге авылында Әшнәк елгасының яр буендагы саклау полосасында балык үрчетү өчен эшләнгән ясалма буа табылган.  


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге белгечләре, су объектларының өске катлам сыйфатын даими мониторинглау кысаларында, Балтач районының Кариле авылындагы Шушма елгасыннан пробалар алган.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы – 10,5 мең кв. м һәм күләме 1500 куб. м җиткән зур чүплек барлыгын ачыклаган.


5
февраль, 2022 ел
шимбә

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Хезмәт» коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез кар ташлау факты буенча мөрәҗәгать килгән. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адреска барган.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлык адресына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Казан шәһәренең М. Миль урамында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгы турында мөрәҗәгать килә.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Тиешле булмаган урынга кар ташланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Рус-Алман Швейцариясе территориясендә санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады. Кишәрлекне тикшерү барышында, хезмәткәрләр КамАЗ йөк үзбушаткычы йөртүчесенең кар бушатуын теркәгән. Законсыз кар ташлау урынының мәйданы – 300 кв.м., күләме 84 куб.м. тигез.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына гражданнардан Совет районындагы «Речник» коммерциясез бакчачылык ширкәте янында законсыз кар ташлау урыны барлыгы турында хәбәр килде.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Казанда 7 кар эретү пункты эшли. Әмма, явым-төшем күп булуга бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан вакытта, башкалада шулай ук вакытлыча кар өю урыннары да каралган.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган чүплек урынын ачыклады.


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Базарлы Матак авылындагы Крайнов урамында уздырылган рейд барышында, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International