ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов башкарылган эшләр турында хисап тотты. 


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстандагы «Чиста һава» махсус операциясе сентябрь азагына кадәр игълан ителде. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның Утар поселогындагы Подувалье ермагына күбекле су ташлау очрагы турындагы мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, табигый су пробаларын алган иде.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Чиста һава» операциясе үткәргән. 


2
июль, 2021 ел
җомга

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Олы Дәрвишләр бистәсе территориясенә барып кайткан. 


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясендә уздырылган тикшерү барышында элекке асфальт-бетон заводы территориясендә туфракка битум ташлау фактын ачыклаган. 

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы территориясендә уздырылган планлы рейд барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын санкциясез ташлау урыннарын ачыклаган. 


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг кысаларында туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдырып алу һәм икенче урынга күчерү фактын теркәгән. 


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Техническая урамы буенча урнаштырылган җитештерү һәм куллану калдыклары турында хәбәр алынган. 


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Экологларның кайнар линиясенә алынган хәбәр буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында законсыз урнаштырылган чүплеккә тап булган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International