Лениногорск районының Яңа Шөгер торак пунктыннан 2 км көньяктарак Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагына тап булганнар. Чүплекнең мәйданы 1000 кв.метр тәшкил иткән. Чүп арасыннан накладная документлары табылган. Экологларның әйтүенчә, калдыкларның Бөгелмә шәһәреннән китерелгән булуы ихтимал.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районына инспекция ясаган. Чистай шәһәре территориясен тикшерү барышында 100 кв.метр мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланган, күләме – 10 куб. метр.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Столбищи авылы һәм Кече Кабан авылы арасында өч санкцияләнмәгән чүплеккә тап булган. Җир кишәрлекләрен тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән. Барлык чүплекләрнең гомуми мәйданы – 254 кв.метр, күләме – 42 куб. метр.
Элегрәк ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Раскольников һәм Нәриманов урамнары киселешендә санкцияләнмәгән рәвештә җитештерү калдыкларын урнаштыру урынына тап булган. Пыяладан ясалган әйберләр рәвешендәге чүп-чар 652 кв. метр мәйданлы территорияне чүпләгән.
Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп чар белән Буа шәһәре территориясен чүпләгәннәр. Әлеге хокук бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы – 1250 кв. метр, күләме – 120 куб. метр.
Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре калдыкларны санкциясез ташлау фактын ачыклаган. Чүплек урыны Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегенең көнбатыш читендә элеккеге полигон территориясендә теркәлгән. Мәйданы – 200 кв.метр, күләме – 100 куб.метр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәре гражданнарыннан шундый мөрәҗәгать алынган. Экологлар әлеге адрес буенча оператив рәвештә әлеге урынга барып кайтканнар. Участокны карау барышында 200 данәдән артык резин тәгәрмәч күләмендә санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 55 кв. метр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Менделеевск шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклаган. Төзелеш һәм коммуналь калдыклар Пионерская урамы буенча гомуми мәйданы 530 кв. метрлы территориядә урнаштырылган, күләме – 20 куб. метр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Апас районының Дәүләки торак пункты читенең көньяк-көнбатыш өлешендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклаган. Җитештерү һәм куллану калдыклары, шулай ук торак чүп-чары 121 кв. метр мәйданлы территорияне били, күләме – 45 куб. метр.