Санитар-экологик икеайлык барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылы территориясендә төзелеш һәм зур габаритлы көнкүреш калдыклары, шул исәптән терекөмешле лампалар булуын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел аръягы территориаль идарәсенә караган районнар буенча экологик рейд үткәргән. Тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 9 очрагы ачыкланган.
Совет районының Привольная урамында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Константиновка торак биләмәсендә яшәүче борчулы гражданнардан шундый мөрәҗәгать алынган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казан шәһәре, шулай ук 10 муниципаль район: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары территорияләре һава өслегендә – кошлар очкан биеклектән торып тикшерелде.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Объездной тракт урамы буенча биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар булуын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.
Калдыкларны яндыру һәм туфракта металл ватыкларын саклау факты билгеләнгән ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Бөгелмәдә кара һәм төсле металл кабул итү предприятиесе территориясендә закон бозу очрагын ачыклаган.
Быел санитар-экологик икеайлык кысаларында вертолет белән тикшерү нәтиҗәсендә экологлар табигать саклау законнарын бозуның 100дән артык очрагын теркәгән. Казан, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау районнары территорияләрен карап чыгу буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов үткәрде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт районының урман территориясендә нефть продуктларын түгә фактына юлыккан.
Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы территорияне күзәтү барышында Татарстан Республкиасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш материалларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны ачыкланган.