Ютазы районының Әбсәләм авыл җирлеге территориясендәге туфракны кирпеч ватыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, шулай ук пластик шешәләр белән чүпләгәннәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау фактына тап булган.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның һәм аның янәшәсендәге территорияләрнең санитар торышы тикшерелгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә туфракка кирпеч ватыклары белән катышкан төзелеш калдыкларын ташлау очрагына тап булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас районы Шонгуты авылында биналарны сүтүдән барлыкка килгән, рөхсәтсез урнаштырылган чүплек урынына тап булган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 285 кв.метр, күләме – 230 куб.метр.
Санитар-экологик икеайлык барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылы территориясендә төзелеш һәм зур габаритлы көнкүреш калдыклары, шул исәптән терекөмешле лампалар булуын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел аръягы территориаль идарәсенә караган районнар буенча экологик рейд үткәргән. Тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 9 очрагы ачыкланган.
Совет районының Привольная урамында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Константиновка торак биләмәсендә яшәүче борчулы гражданнардан шундый мөрәҗәгать алынган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казан шәһәре, шулай ук 10 муниципаль район: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары территорияләре һава өслегендә – кошлар очкан биеклектән торып тикшерелде.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Объездной тракт урамы буенча биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар булуын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.