ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районындагы элеккеге «Кама» бакчачылык ширкәте территориясендә автомобиль бамперлары һәм яраксыз шиннарга тап булган. Хокук бозу очрагы турындагы сигнал «ВКонтакте» социаль челтәре аша алынган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан оешмасына карата калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен 500 мең сумлык штрафлар билгеләгән.
Әлки районында «хәзинә казучылар» тырышлыгы белән китерелгән зыян 1,5 миллион сумнан артып киткән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Ык буе территориаль идарәсенең «Алабакүл кирпеч заводы» ҖЧҖ оешмасын административ җаваплылыкка тарту турындагы карарын үз көчендә калдырды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә атмосфера һавасы сыйфатына көн саен мониторинг үткәрә. Сасы ис турында һәр сигнал буенча күчмә экологик лаборатория урынга чыга, шул исәптән төнге вакытта да.
ТР Экология картасына Казан шәһәрендә өч яңа законсыз чүплек турында белешмә кертелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Һади Такташ, Чехов, Достоевский урамнары буйлап чүп-чар ташлау урыннарын ачыклады.
Очкыч ярдәмендә күзәтү вакытында Әлмәт районы территориясендәге «Татарстан-Металл Маркет» ТҖК ҖЧҖ эшчәнлегендә калдыклар белән эш иткәндә хокук бозу очраклары ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары металл ватыкларын кабул итү пунктын тикшергән.
Хәзерге вакытта тимер ватыкларын саклау мәйданчыгы каты бетон өслегенә ия, периметры буенча җиһазландырылган. Яңгыр суларыннан агып җыела торган су герметик коеларга туплана, өске агынты сулар шулай ук чистартыла.
«Чиста һава» операциясе бетеп килә. 10 июльдә башланып киткән чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чарасыннан чыккан газларның чисталыгы буенча меңнәрчә автомобиль тикшерелгән.
Әлмәт шәһәр судына «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларын административ җаваплылыкка тарту турында материаллар җибәрелде. Тикшерү кысаларында экологлар компанияләрнең Әлмәт шәһәренең Урсалы микрорайонда 2 мең кв. метр күләмендәге чүплекне оештыруда катнашы булуын дәлилләгән.