166 тонна батарея - Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында ток чыганакларын җыю буенча 5 еллык эш нәтиҗәсе әнә шундый. Бүген «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясау кысаларында 2023 ел йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр һәм укучылар бүләкләнде.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча конкурска йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейкаларны тапшырыгыз» дигән табигатьне саклау акциясе узды.
Россия Федерациясендә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында «Duracell белән батарейка тапшыр» дип аталган батарейка җыю акциясенең икенче этабы 2020 елның көзенә күчерелә.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында яраксызга чыккан батареяләрне җыю акциясенең беренче этабына йомгак ясауны дәвам итәбез. Чүпрәле һәм Нурлат районнарының мәктәп укучылары да әлеге чарада актив катнашкан.
Лениногорск районы мәктәпләрендә яраксызга чыккан батареяләрне җыю акциясенең беренче этабы төгәлләнгән. Биредә ике ай дәвамында балалар файдаланылган ток чыганакларын “Дюрасел Раша” компаниясе биргән махсус капчыкларга җыеп барган. Чара барышында барлыгы 750 кг чамасы батарея җыелган.
Батареяләр җыю һәм аларны утильләштерү буенча киң колачлы акциянең икенче этабы дәвам итә. Шулай итеп, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары кулланылган ток чыганакларын махсус капчыкларга җыю мөмкинлегенә иреште.