ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең инспекторлар инде күптән үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә экологик ярдәмчеләр булдылар, менә инде күп еллар Министрлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында экологик дәресләр үткәрә. Бүген ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы балалары белән очрашкан.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Лениногорск районында А.И. Щеповских исемендәге комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы территориясендә һәр елны үткәрелә торган якындагы районнарның экологик-агарту эшенә багышланган республика семинары узды.


5
май, 2023 ел
җомга

Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» һәм «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре кызыклы экологик дәрес үткәрделәр.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районының 4нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик дәрес үткәрделәр.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Түбән Камада кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу буенча мәктәп укучылары арасында «Мин – эзтабар» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды. Чара Балалар экология-биология үзәге белән берлектә оештырылды.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен экодәрес  үткәрделәр, анда экологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

42 нче балалар бакчасында Казан педагогика көллияте студентлары өчен ачык гамәли семинар узды. Семинар кунаклары  - ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Буа районының иң яхшы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре бүләкләде.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейкаларны тапшырыгыз» дигән табигатьне саклау акциясе узды.

Укучылар «Мин һәм Кызыл китап» дип исемләнгән республика балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләрнең яңартылган күргәзмәсендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International