Яр Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Экологик тәгәрмәч» уенының II этабы узган. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәргәннәр.
11-13 мартта «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексында «Экологик университет» профиль сменасы үткәрелә. Бу смена үз экологик командасын булдырырга яки үстерергә теләгән кешеләр өчен. Чараны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
«Наше достояние» мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО һәм «Вайлдкемп (Кыргый лагерь) илкүләм паркларны үстерү үзәге» коммерциясез автоном оешмасы «Планета – безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Калдыкларны аерым җыю нечкәлекләре турында сөйләгәннәр, конкурста катнашу кагыйдәләре белән таныштырганнар, җиңүчеләрне нәрсә көтүе турында әйтелгән.
2021 елның 10 февраленнән 30 июненә кадәр Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә «Нәни экологлар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар» һәм «Нәни экологлар – яшь табигать сакчылары» дигән иң яхшы стенд (почмак) Бөтенроссия конкурсы старт алды. Чараны Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты оештыра.
1 марттан 30 апрельгә кадәр балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы узачак. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Яшел эстафета» шәһәр экологик-туган якны өйрәнү уен программасының икенче этабы узган. Бу чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү, мәктәп балаларының игътибарын биологик төрлелекне саклауга җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Мега Казан» сәүдә үзәге, «ИННОКАМ» ассоциациясе һәм Леруа Мерлен компаниясе белән берлектә, калдыкларны аерым җыю буенча яңа конкурс башлап җибәрә.
18 нче, 19 нчы февральдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә ЭкоХаб узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Чара укучыларның фәнни-тикшеренү, гамәлдә табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән. Чараны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештыра.