ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Югары Арбаш урта мәктәбендә төбәкара конференция уздырылган. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга, ТАССР 100 ел һәм Кукмара районына 90 ел тулуга багышлап үткәрелгән.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районының 181нче күп профильле мәктәбендә балаларны калдыкларны аерып җыю культурасына өйрәтүгә багышлап, агарту характерындагы ачык экология дәресе үткәрелгән.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буында экологик культура, кеше эшчәнлегенең нәтиҗәләре өчен җаваплылык һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, һәр ел саен  республика муниципаль районнарының балалар һәвәскәр берләшмәләр арасында “Җир Сулышы” республика бәйгесе үткәрелә.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

“Теремок” балалар бакчасында “Экологик йогынты чаралары белән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең инновацион эшчәнлеген үстерү: балалар һәм ата-аналар – педагоглар һәм социум” дигән темага республика семинары узган. Чарада мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре катнашкан.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Кошкайларны кышын ашатыгыз” акциясе кысаларында әнә шул девиз астында башлангыч сыйныф укучылары белән викторина үткәрелгән. Балалар, командаларга бүленеп, канатлы дусларыбыз турында мәкальләр белү буенча   ярышкан, шулай ук табышмаклар һәм ребуслар чишкән, канәгатьлек хисе белән сорауларга җаваплар биргән.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Иҗадилык аша – экология белемнәре нигезләренә өйрәтү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 52нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән экология дәресе уздырган.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Кеше эшчәнлеге калдыкларының категорияләре һәм аларны хәл кылуның ихтимал юллары билгеләнгән. Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Казан шәһәре 408нче балалар бакчасында калдыкларны аерып җыю турында экология дәресе үткәргән.

Судан ничек дөрес итеп проба алырга? Атмосфера һавасын ничек сакларга? Түбән Кама районының “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсенә йөрүче балалар әнә шул хакта һәм табигатьне саклауга кагылышлы башка бик күп әйберләр белүгә ирешкән.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел алды чаралары дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Минзәлә шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә экологик бәйрәм үткәргән.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 1нче гимназиясендә ТАССР оештырылуга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International