ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР «3нче Гимназия» МББУның 5 нче сыйныф укучылары янына барып кайттылар. Алар өчен «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»дигән экологик белем сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучыларында әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып, “Мин һәм әйләнә-тирә мохит. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага экология дәресе үткәргән.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ни өчен кран суын эчәргә ярамый?  Ә без раковинага түккән су кая ага? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре сабыйларның әнә шундыйрак сорауларына җавап биргән.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең экология сыйныфы укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашкан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Туфракның һәм атмосфера һавасының пычрануына бәйле экологик проблемалар” дигән темага экология дәресе уздырган.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Һавадан, су һәм туфрактан пробалар ничегрәк алына? Казан федераль университетының Чаллы институты студентлары әнә шуларны һәм табигатьне саклау мәсьәләсенә кагылышлы тагын бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.

Яшеллек, күзләребезне иркәләү белән беррәттән, безне әйләнә-тирә мохитнең зарарлы тәэсиреннән дә саклый әле. Агач-куаклар тузан, углекислый газ йотып, кислород бүлеп чыгара.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Экология – нәрсә дигән сүз, аның бүгенге җәмгыятьтәге әһәмияте нинди һәм ул һәркайсыбызның тормышында ниндирәк роль уйный – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әнә шулар хакында сөйләгән.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Нинди көнкүреш калдыклары була, аларның төрләрен ничек билгеләргә һәм җәмгыятькә, экологиягә файдасы булсын өчен чүпне ничек дөрес итеп аерып җыярга? Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбендә укучыларга “Чүпне аерып җыю” дигән темага экология дәресе үткәрелгән.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Өйдән чыгып киткәндә, ни өчен утны сүндерергә, өй яки фатирда суүткәргечтән су агып-тамып тормасын өчен ничек итеп үзвакытында тиешле чара күрергә – Чирмешән муниципаль районы Ивашкино мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән әңгәмә барышында әнә шул хакта сөйләшү булган.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Минзәлә урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе белән берлектә, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә “Кышлаучы кошлар” дигән темага тематик чара уздырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International