Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә актив эш алып баручы тәрбиячеләр өчен, «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик тәрбия бирү бурычларын хәл итүдә иҗади якын килү»дигән темага семинар үткәрелде. Семинар эшендә «Ашыт» ДТКТ белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы катнашты, шулай ук Татарстан Республикасының Балтач районы һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы тәрбиячеләре дә чакырылган иде.
Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Алар кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре экологик грамоталылык сәгате оештырдылар. Чара өчен кызыклы формат сайланган иде, анда белем уеннар һәм мультфильмнар аша бирелде һәм беркетелде. Иң актив катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр. Балалар Татарстанның Кызыл китабы белән таныштылар, бигрәк тә Чистай районы территориясендә яшәүче төрләр белән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләү” дигән темага район методик берләшмәсе утырышы булып узган.
Чирмешән районы Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Су ресурслары. Россия диңгезләре” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашып, илнең су объектларының экологик мәсьәләләрен ачкан, үзләштерелгән белемнәрен уен рәвешендә ныгыткан.