Дөнья океаны нинди мәйдан били, җылы һәм салкын агымнар кайдан барлыкка килә – Әлмәт шәһәренең 5-8 сыйныф укучылары бу һәм башка сорауларга җавап биргән.
Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигать комплекслы заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары өчен экологик десант үткәргән.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты диварларында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Экологик фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләре буенча «PRoЭКо» республика конкурсы һәм «EcoSkills» республика һөнәри юнәлеш конкурсының турыдан-туры катнаша торган этаплары узды.
«Табигать – бәһасез бүләк» – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда экология дәресе уздырган.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәренең 4 номерлы Балалар экология-биология үзәге белгечләре ярдәмендә, яраксыз батарейкаларны җыю акциясен уздырган. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар көче белән 3,5 тоннадан артык ток чыганагы җыелган.
Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә булганнар. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре балалар өчен лаборатория буенча экскурсия үткәргән. Балаларга пробалар, химик һәм токсикологик анализны сайлап алу процедурасын күрсәтелгән һәм химик процессларның серләрен ачканнар.
14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш фестивале үткәрелде.
«Ут белән шаярма!» – «Не играй с огнем!» – 5 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында шундый исем белән татар телендә театральләштерелгән тамаша булган.
Бүген Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ил буенча экология сагында торучы» бөтенроссия мәктәп акциясендә катнашкан. Әлеге чара Казан каласының Горки-Әмәт урманы территориясендә узган.
Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларны тантаналы рәвештә эколятка багышлау чарасы үткәрелгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашкан.