Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә хәзер. Бу процесс мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белүле булсын өчен, педагоглар төрле эш формаларын куллана.
Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары ТР «Халык контроле» ДМС кысаларында законсыз оештырылган чүплек урыннары турында мәгълүмат җиткерү буенча традицион проектта катнашырга чакырыла.
Татарстан Республикасыннан 3 җиңүче һәм 15 призер – экология буенча узган Бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре әнә шундый. Чара 7 апрельдән 13 апрельгә кадәр Ставрополь краеның Төньяк-Кавказ федераль университетында (СКФУ) уздырылды. Анда республиканың 36 укучысы катнашты.
Йомычка, капрон оек һәм үлән орлыкларыннан «Травянчик» дигән экологик уенчык ясаганнар. 8 номерлы «Гнездышко» балалар бакчасында «Эковесна-2021» акциясе кысаларында экологик дәрес әнә шулай креатив үткәрелгән. Чарада Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.
Казан федераль университетында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алексей Полюшков «Җир хокукы» дисциплинасы буенча көндезге бүлекнең 4 курс студентлары белән очрашкан.
14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш һәм шәһәр активлыгы фестивале узачак. Оештыручылар – Германия Федератив Республикасы илчелеге, Гете-Институт һәм Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 1 апрельдән 15 майга кадәр республика балалары һәм яшьләре өчен конкурс оештыра.
«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучысының осталыгын арттыру» - шундый исем белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм КФУның География һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы география укытучыларының республика семинары үткәрелде.
Экологиядә булган проблемаларны балаларга ничек итеп гади һәм аңлаешлы телдә сөйләргә? Кызыклы экологик дәресләр үткәрергә! Ecowiki.ru порталы һәм РФ Мәгърифәт министрлыгы ярдәме белән эшчәнлек алып бара торган «Экокласс.рф» гомумроссия программасы «Экоагартучылар көрәше» бөтенроссия акциясен үткәрә башлавы турында игълан иткән.
Изомер полипропилен җитештерү буенча зур торба җайланмаларыннан башлап полистирол җитештерүнең технологик линиясенә кадәр. «PRoЭКо» фәнни проектында катнашучылар, Казан һәм Түбән Кама шәһәре студентлары һәм укучылары, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ сәнәгать объектларында булганнар.