ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Шундый исем белән Кукмарада IX төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция булып узган. Чара Югары Арбаш урта мәктәбендә узган.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы 1 мартта башланып киткән иде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

«Табигатьне бергәләп саклыйк» – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Бөгелмә урта мәктәбе укучыларына үткәргән экологик дәрес темасы.


12
март, 2021 ел
җомга

Әлмәт шәһәренең «Нур» татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары су, һава, туфракны анализлап, шулай ук яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нитратлар микъдарын мөстәкыйль билгели алачак.

Республика конкурсларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Икенчел эшкәртелергә тиешле чимал төрләре һәм пластик савытлар турында белгәннәр, аларны катыргы һәм кәгазьдән эшләнмәләр белән алыштырырга мөмкин икән бит. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Без табигатькә булышабыз» дигән темага экодәрес үткәргәннәр.

«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнашу өчен заявка компаниясе ачылган. Чара 2021 елның 18 мартында Казан шәһәренең IT-парк базасында узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм аспирантлары волонтерлык корпусы һәм фәнни-технологик җәмгыяте.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «PRоЭКо» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм студент яшьләр арасында экология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль әһәмиятле проект оештыра.

«Экологик белемнәр айлыгы»  – белем бирү акциясе, аның кысаларында мәнфәгатьле татарстанлылар 1 марттан 31 мартка кадәр «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте белән берлектә экологик чаралар үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International