ЯҢАЛЫКЛАР

12
март, 2019 ел
сишәмбе

Тарихи фото: Актанышның хоккейчы кызлары – чемпионнарның  тренеры Юрий Николаевич Ерошенко Актаныш район башлыгы – Актаныш хоккей федерациясе Президенты Энгель Нәвап улы Фәттахов белән.

22-23 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәренең “Олимп” боз сараенда 2002-2004 елгы кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы-2018-2019 ел сезоны узды.  Татарстан Республикасы беренчелегендә  5 команда катнашты. 1 урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Талипова Инзилә «Лачын» командасыннан  “Иң яхшы капкачы” номинациясендә җиңүче булды.

25-26 февраль көннәрендә Кама Аланы поселогының “Олимпия” боз сараенда 2005-2007 елгы  кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы - 2018-2019 елгы сезон узды. Татарстан Республикасы беренчелегендә дүрт команда катнашты. Икенче урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Авзалова Азалия “Лачын” командасыннан “Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңүче булды.

11 март көнне Кукмара районыннан Фәнүзә Кадыйрова, Актаныш районыннан Лиана Ганиева һәм Саба районыннан Ландыш Фәләхова Россия җыелма командасы составында Красноярскидагы кышкы Универсиадада алтын медаль яуладылар.  Финал очрашуында Россия командасы Канаданы 2:0 исәбе белән җиңде. Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиева кертте, пасны исә аңа Фәнүзә Кадырова бирде.

Тэги: Чемпионнар Энгель Фәттахов

7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Ярышлар йөзү, акробатика һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә узды.

6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Ярышлар чаңгы, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча үткәрелде.

4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

4 гыйнвар көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы чикләрендә Актаныш муниципаль районының медицина хезмәткәрләре арасында ярышлар узды.

Ярышларда 47 теннисчы катнашты

3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Актаныш районы авыл җирлекләре хезмәткәрләре «Бүләк» чаңгы трассасына җыелдылар.

2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2 гыйнвар көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Актаныш районы хакимияте хезмәткәрләре арасында ярышлар узды.

2 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында шахмат буенча турнир узды.

29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Ярышлар әлеге кышкы спорт төрен белем бирү оешмаларыннан, авыл җирлекләреннән, оешма-предприятиеләреннән һәм учреждениеләреннән спортсменнар һәм яратучыларны җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International