ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Мондый концерт заллары бөтен Татарстанда ун.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 24 маенда Бөек Ватан сугышы герое К.Г. Габдрахманов истәлегенә багышланган конкур буенча «Фаворит «АСМ» МБУ беренчелеге булып узды. Ярышларда ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 15 маеннан 18 маена кадәр Казанда конкур буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.02.2022 елның 4 февралендәге  161-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләренең X ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 14 маенда "Батыр" спорт сараенда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Сито-рю каратэдо көнчыгыш бергә-бер көрәше буенча  ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Казан, Буа, Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Камадан 7 команда катнашты.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

25 апрельдә  Марина Комарова җитәкчелегендәге "Аккорд" вокал төркеменең 5 еллык юбилеена багышланган тантаналы концерт булды.

С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеның концерт залында «Росток»VI район балалар иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды. Фестиваль ел саен туган тел көненә багышлап үткәрелә.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

19 һәм 21 апрельдә Менделеевскида В. Н. Соловьев исемендәге III район туган якны өйрәнү олимпиадасы булып узды.  Олимпиада Менделеевскиның беренче туган якны өйрәнүче, туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Виктор Николаевич Соловьев истәлегенә оештырылды. Олимпиаданы оештыручы булып Соловьевлар гаиләсе ярдәме  белән Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее торды. Ел саен туган якны өйрәнү олимпиадасында Менделеевск районы мәктәпләре укучылары катнаша. Олимпиаданың төп максаты-укучыларның туган як тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү, туган якны өйрәнү өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә ярдәм итү.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

8 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Рождественские напевы» вокаль ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган «Йөрәк моңнары»дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Гариза бирүче хезмәт эшчәнлеген Менделеевск районында алып барырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International