Безнең районның Актаҗик авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен «Өлкән яшьтәге кешенең туклану үзенчәлекләре» темасына «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә чираттагы дәрес булып узды. Дәресләрнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.
Дәрес барышында безнең "Айдиновлылар" отряды нәниләре сулыш алу техникасы белән таныштылар, дөрес суларга, баланс тотарга һәм мускулларны йомшартырга өйрәнделәр.
2022 елның 30 мартында "Форпост"үзәгендә" Айдиновлылар " отряды балалары өчен "Без батыр һәм кыю" хәрби-спорт уены узды
6 февральдә "Батыр " спорт мәктәбендә Тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды
26 гыйнварда Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеев районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы узды.
Массакүләм чаңгы узышында шәһәр һәм районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
2022 нче елның 20 нче гыйнварында Советлар Союзы Герое М. С.Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Форпост" үзәге мәктәпнең хокук бозуларны профилактикалау отряды белән берлектә 6 нчы сыйныф укучылары арасында «Без разведкага әзер» дигән спорт-патриотик, иҗади уен үткәрделәр.
Бүген Казанда һәм Чаллыда "Цифрлы икътисад" милли проектына өстәмәләр кертү буенча яшьләрнең тәкъдимнәре буенча ачык фикер алышу узды.
Яр Чаллыда мәктәпкәчә өч яңа учреждение төзелә, берсе – Орловка бистәсе янында «Притяжение» районда, икенчесе – «Яшьлек» проспекты артындагы 63нче комплекста һәм өченчесе – «Прибрежный» микрорайонында. Һәр балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан расланган программа нигезендә балалар бакчаларында проект документларына туры килү-килмәүгә күчмә тикшерүләр үткәреләчәк, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты сыналачак, шулай ук конструкцияләрнең ныклыгына һәм куркынычсызлыгына карата да тикшеренүләр үткәреләчәк.
Мәктәпкәчә учреждениеләр типик проект буенча торгызыла. Бинада уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф, шулай ук физкультура мәйданчыклары, музыка залы һәм азык-төлек блогы булган комфортлы төркемнәр каралган. Проектта бина янындагы территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр, кече архитектура формалары урнаштыру планлаштырылган.
63 һәм 34 нче микрорайоннардагы балалар бакчаларында бинаны монтажлау тәмамланган, төзүчеләр вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау эшенә керешкән, эчке бизәкләү эшләре башланган, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, түбә ябу эшләре алып барыла.
«63 нче микрорайонда балалар бакчасы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау, эчке бизәкләү эшләре бара. Инспекциянең бурычы – башкарылган эшләрне социаль объектны төзегәндә һәм тапшырганда проект документларына туры китерү. Бина балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш», – дип ассызыклады ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Мәктәпкәчә учреждениеләрне 2021 елның 1 сентябренә тапшыру планлаштырыла.
2021 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 13 балалар бакчасын төзү планлаштырылган.