ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 нче елның 20 нче гыйнварында Советлар Союзы Герое М. С.Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Форпост" үзәге мәктәпнең  хокук бозуларны профилактикалау отряды белән берлектә 6 нчы сыйныф укучылары арасында «Без разведкага әзер» дигән спорт-патриотик, иҗади уен үткәрделәр.


25
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Казанда һәм Чаллыда "Цифрлы икътисад" милли проектына өстәмәләр кертү буенча яшьләрнең тәкъдимнәре буенча ачык фикер алышу узды.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда мәктәпкәчә өч яңа учреждение төзелә, берсе – Орловка бистәсе янында «Притяжение» районда, икенчесе – «Яшьлек» проспекты артындагы 63нче комплекста һәм өченчесе – «Прибрежный» микрорайонында. Һәр балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан расланган программа нигезендә балалар бакчаларында проект документларына туры килү-килмәүгә күчмә тикшерүләр үткәреләчәк, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты сыналачак, шулай ук конструкцияләрнең ныклыгына һәм куркынычсызлыгына карата да тикшеренүләр үткәреләчәк.

Мәктәпкәчә учреждениеләр типик проект буенча торгызыла. Бинада уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф, шулай ук физкультура мәйданчыклары, музыка залы һәм азык-төлек блогы булган комфортлы төркемнәр каралган. Проектта бина янындагы территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр, кече архитектура формалары урнаштыру планлаштырылган.  

63 һәм 34 нче микрорайоннардагы балалар бакчаларында бинаны монтажлау тәмамланган, төзүчеләр вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау эшенә керешкән, эчке бизәкләү эшләре башланган, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, түбә ябу эшләре алып барыла. 

«63 нче микрорайонда балалар бакчасы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау, эчке бизәкләү эшләре бара. Инспекциянең бурычы – башкарылган эшләрне социаль объектны төзегәндә һәм тапшырганда проект документларына туры китерү. Бина балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш», – дип ассызыклады ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. 

Мәктәпкәчә учреждениеләрне 2021 елның 1 сентябренә тапшыру планлаштырыла.

2021 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 13 балалар бакчасын төзү планлаштырылган.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә туризм-рекреация кластерлары оештыру буенча Бөтенроссия конкурсы бара. Конкурс «Экология» илкүләм проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан үткәрелә

Тэги: Бөтенроссия конкурсы

24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында төбәкләрдән килгән коллегалар белән очрашу узды: чарада Новосибирск өлкәсенең сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү министры урынбасары Максим Останин һәм Киров өлкәсе сәнәгать сәясәте министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Екатерина Королева катнашты.

Бу атнада Максим Останин Татарстан Республикасына ваклап сату өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде, аерым алганда, аны республикада автолавкалар эшчәнлеге мәсьәләләре кызыксындыра иде.

Автолавкалар стационар азык-төлек кибетләре булмаган ерак һәм аз халык яши торган пунктларда стационар булмаган сәүдә нокталарыннан гыйбарәт. Татарстан Республикасында алар 2014 елдан бирле эшли.

Автолавкалар мондый торак пунктларда яшәүчеләргә билгеләнгән исемлек нигезендә беренче кирәкле товарларны һәм башка продуктларны сатып алу мөмкинлеген бирә.

Бүгенге көндә Татарстанда 185 автолавка эшли, алар 895 якын ерак һәм аз халыклы торак пунктларга хезмәт күрсәтә.

Фикер алышу өчен икенче мәсьәлә төнге вакытта алкогольле продукция белән сәүдә итү үзенчәлекләре булды. Татарстан Республикасында сату махсус таләпләр нигезендә җәмәгатьне тукландыру йортларында – барлар, кафе, рестораннар буенча гамәлгә ашырыла.

Бүген министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Екатерина Королева белән очрашты. Киров өлкәсе Сәнәгать сәясәте министрлыгы вәкилен Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе кызыксындыра иде.

Кунак сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре республикада сәнәгать предприятиеләре белән аларны җәлеп итү һәм илкүләм проектларда катнашу буенча үзара хезмәттәшлекнең ничек җайга салынуы турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында 62 республика предприятиесе катнаша. Министрлыктан һәм "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге"ннән илкүләм проектларның кураторлары предприятие җитәкчеләре белән шәхси эш алып бара, аларга илкүләм проектта катнашуның уңай нәтиҗәсе турында сөйлиләр.

Яклар шулай ук республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эре дәүләт корпорацияләре белән кооперация өлкәсендәге тәҗрибәсе турында да фикер алышты.

tps.tatarstan.ru сайтыннан алынган фотолар кулланылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International