Хөрмәтле таможня хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе таможнячылары көне белән котлыйм.
Менә өч йөз елдан артык таможня хезмәтендә эшләүчеләр, илнең икътисади мәнфәгатьләрен яклап, гражданнарга хезмәт итә. Таможня хезмәте алдында мөһим бурычлар тора – илкүләм иминлекне саклау, дәүләт мәнфәгатьләрендә милли икътисадның конкурентлылык сәләтен арттыру, аның суверенитетын тәэмин итү һәм ил иминлеге өчен тышкы сәүдә элемтәләрен җайга салу.
Бөтендөнья глобальләшү процесслары шартларында таможня хезмәте эшенең актуальлеге һәм әһәмияте арта. Хезмәткәрләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә кеше һәм әйләнә-тирә мохитне саклау тәэмин ителә.
Татарстан Республикасының таможня хезмәте ведомство эшен даими рәвештә камилләштерә. Эш сыйфатының иң мөһим күрсәткечләре – яңа мәгълүмати технологияләр куллану, һөнәри осталык, хезмәткәрләрнең намуслылыгы һәм җаваплылыгы.
Бу бәйрәм көнендә заманча таможня хезмәтен формалаштыру өчен ныклы нигез салган тармак ветераннарына җылы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Татарстан таможня хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тормыш юлында уңышлар телим!
Хөрмәт белән, ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов