22 майда бөтен дөньяда Халыкара биологик төрлелек көне билгеләп үтелә. Бу көнне флора һәм фаунаның күп кенә вәкилләренең юкка чыгу проблемасына игътибар итү аеруча мөһим. Бөтен дөньяда ике миллионнан артык хайван, 11 меңгә якын кош төре, 320 мең үсемлек төре һәм 35 мең төрдәге балык бар.
Законга каршы тоту. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Кызыл китапка кертелгән балыкны сатуда таптылар. Чөгә балыгын Мамадыш районында, Казан-Яр Чаллы трассасы буенда саттылар. Бу балык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аз санлы булу сәбәпле, сирәк төр статусында тора.