ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2025 елның 12 февралендә Мәскәүдә иң зур вакыйга – «Дөнья картасы» форумы узачак. Эшлекле программа кысаларында халыкара хезмәттәшлекне үстерү, проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру, табигать ресурсларын саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре күтәреләчәк.


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 3 октябренә кадәр табигатьтән нәтиҗәле файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галиме В.А.Попов премиясен алуга гаризалар кабул ителә. Катнашуга фән һәм практика өчен мөһим әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар тәкъдим ителә. 


31
май, 2024 ел
җомга

«Бәллүр компас» премиясенең Эксперт советы дала лачынының Идел-Кама популяциясен торгызу проектын югары бәяләде. Ул «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә керде.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Кайсыбыз сәяхәт итәргә яратмый? Росмолодежь программасы туристлык өлкәсендә үз идеясен тәкъдим итү өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. 


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Гаризалар кабул итү 1 апрельдә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре һәм экология белән бәйле эшчәнлекләре булган хезмәткәрләр катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://premia.1ecolog.ru/.


10
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  дала лачыннарын торгызу   һәм Казансу елгасы акваториясендәге бер-берсенә ауган агачларны бетерү буенча проектлары «Бәллүр компас» милли премиясенең «Җәмәгатьчелек тануы»махсус номинациясендә халык тавыш бирүендә катнаша!


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның октябрь ахырында Мәскәүдә "Беркетмә хезмәте" V Халыкара форумы кысаларында Беркетмә, имидж һәм этикет өлкәсендә илкүләм премиясендә җиңүчеләр билгеле булды.

15 номинациядә бөтен Россиядән 45тән артык беркетмә хезмәте катнашкан. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеге "Халыкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен" номинациясендә җиңеп чыккан.

Премия 2011 нче елда Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе тарафыннан протокол практикасының һөнәри стандартларын һәм сыйфатын үстерү, эшлекле мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрү, тармак лидерларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм профессионаллар бергәлеген берләштерүгә ярдәм итү максатларында гамәлгә куелган.

Жюри составына Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Шевченко, Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе президенты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе – Дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов кергән.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеген котлыйбыз:

  • Айнур Шәкүров, Министрлыкның эшләр идарәчесе
  • Айдар Әхмәтҗанов, бүлек җитәкчесе
  • Энгель Фәтхуллин, бүлекнең әйдәп баручы белгече
  • Анастасия Филимонова, бүлекнең әйдәп баручы белгече
  • Денис Чичаев, бүлекнең әйдәп баручы белгече

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International