Бердәм биометрик система төрле хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итә: контактсыз түләү, транспортта йөрү, дистанцион рәвештә бизнес ачу, КФҮтә хезмәт күрсәтү, кунакханәләргдә паспортсыз урнашу һәм башкалар.
Айрат Ринат улы Хәйруллин укуда, фәнни, иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлектә, шулай ук спортта үзләрен уңай яктан күрсәткән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.
Мондый карар республиканың цифрлаштыру дәрәҗәсе югары булуга бәйле, бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында күп тапкырлар лидер булып танылган.
Бүген Мәскәүдә «Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының цифрлы платформасы «Экологияне һәм табигатьтән файдалануны цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә җиңде.
"Иннополис" махсус икътисадый зонасы базасында АПКны цифрлаштыру буенча панель дискуссия узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының икенче Бөтенроссия конкурсының эшлекле программасы кысаларында узды.
8 декабрьдә Аксубай районында «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру» темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов, район башлыгы Камил Гыйльманов, шулай ук республиканың Кама аръягы зонасының район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары, база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Бүген А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ территориясендә ясалма интеллектка (Artificial Intelligence) һәм мәгълүматларны анализлауга багышланган AI Journey региональ конференциясе уза. Рәсми ачылыш тантанасында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин министрлыкның ведомствосындагы ике оешма – мәгълүмати технологияләр үзәге һәм цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу үткәрде.
ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин бүген журналистлар белән очрашуда министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, дәүләт идарәсен цифрлаштыру планнары, яңа цифрлы трансформация үзәге һәм КФҮ структурасын реформалаштыру турында сөйләде.