Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын алыштырачак яңа федераль проект турында сөйләде.
Бүген экология министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе ачылуы турында хәбәр итте.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашында брифинг узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда табигатькә каршы кылынган иң каты җинаятьләр турында сөйләде.
Яңа уку елында барлык 447 00 мәктәп укучысы, шулай ук республиканың 36 000 укытучысы тиз йөрешле, сыйфатлы һәм өзлексез интернетка ия булды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин журналистларга мәгариф өлкәсендәге ИТ-проектлар турында сөйләде. Анда шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Халык контроле» мәгълүмат системасына багышланган онлайн-брифинг узды. Аның 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде.
Брифинг ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.
«3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар да, шул исәптән күзәтчелек чаралары да, махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында үткәрелгән.
Киләсе атнада цифрлы үткәргечләр системасына яңа, унынчы максат өстәләчәк - КФҮ офисларында һәм Пенсия фонды бүлекчәләрендә булу. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Иртәгә, 17 мартта, 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында министр Айрат Хәйруллин катнашында «Татарстан Республикасында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» дигән темага брифинг узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ландшафт профилендәге төбәк әһәмиятендәге “Идел киңлекләре” дәүләт табигать заказнигын булдыруга багышланган брифинг узды. Чара Су-сазлык биләмәләре Бөтендөнья көненә багышлап үткәрелде.