Брифинг ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.
«3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар да, шул исәптән күзәтчелек чаралары да, махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында үткәрелгән.
Киләсе атнада цифрлы үткәргечләр системасына яңа, унынчы максат өстәләчәк - КФҮ офисларында һәм Пенсия фонды бүлекчәләрендә булу. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Иртәгә, 17 мартта, 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында министр Айрат Хәйруллин катнашында «Татарстан Республикасында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» дигән темага брифинг узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ландшафт профилендәге төбәк әһәмиятендәге “Идел киңлекләре” дәүләт табигать заказнигын булдыруга багышланган брифинг узды. Чара Су-сазлык биләмәләре Бөтендөнья көненә багышлап үткәрелде.
“Татмедиа”да дәүләт хакимияте органнарында коррупцион хокук бозуларны кисәтү мәсьәләсенә багышланган брифинг узды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе Баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты.