Бүген Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе һәм Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты инспекторлары белән берлектә, урам сәүдәсе урыннары буенча рейд үткәрделәр.
Татарстанның Балык сәнәгатьчеләре ассоциациясе Россия халыклары кухняларына багышланган фестивальдә катнашты һәм үзенең продукциясен уңышлы гына күрсәтеп кайтты. Чара Түбән Новгородта Россия Федерациясе Президенты администрациясе инициативасы белән узды.