ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең ике бакчачылык ширкәте территориясе җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре прокуратурасы белән берлектә рейд уздырган.


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча  гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Сүтә башлаганнар да эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәгәннәр. ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә Сарман районының Җәлил бистәсендәге торак пункты чигендә чүпләнгән җир кишәрлеге булуын ачыклаган.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җирләрнең нефть продуктлары белән бозылу фактын ачыклаган.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Резин-техника эшләнмәләрен законсыз гына чыгарып ташлау омтылышы чынга ашмаган. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гараж кооперативы территориясендәге тәртип бозу очрагы видеокүзәтү камерасына эләккән. Чаралар күрү өчен, гараж кооперативы рәисе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан ерак түгел санкцияләнмәгән чүплек булуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» аша белгән.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына  йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Түбән Камада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак суларны рөхсәтсез агызу фактларын ачыклау йөзеннән рейд үткәргән.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Балалар экология-биология үзәгендә, Россиядә юннатлар хәрәкәтенә 100 ел тулуга багышлап, мәктәп укучылары арасында  “Табигать һәм без” VIII Республика экологик фестивале узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International