Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кышкы ял турында халык арасында анкета үткәрде.
Сораштыруда 150 кеше катнашты.
"Сез актив кышкы ялны яратасызмы?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (75%) уңай җавап биргән. Респондентларның 25%ы актив кышкы ялны яратмый.