ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ел дәвамында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.  

Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васыйл Гарифуллин катнашты.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

Журналистлар бәйгесе “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм “Татэкспертцентр” ДБУ белән берлектә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International