«Энергорешение» укыту үзәге 2020 елның 1-5 нче июнь көннәрендә, 2020-2022 елларда электр энергиясе базарында тарифларны җайга салу өлешендә яңа закон актларын реформалаштыру һәм гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә, «Россия электр энергетикасын үстерү. 2020-2022 елларда тарифларны җайга салу, технологик тоташтыру, электр энергиясен (егәрлеген) ваклап сату базарлары эше. Законнардагы яңа үзгәрешләр» дигән россиякүләм онлайн конференция уздырырга планлаштыра
2020 елның 24-26 июнь көннәрендә Ялта шәһәрендә «Россия электр энергетикасы предприятиеләре белән нәтиҗәле эшләү һәм идарә итү» дигән IV Бөтенроссия гамәли форумы узачак
Иң югары икътисад мәктәбенең Монополияләрнең бәя кую һәм аларны җайга салу проблемалары институты Мәскәү шәһәрендә түбәндәге темалар буенча квалификация күтәрү программаларын үткәрә
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – электр энергетикасы предприятиеләрен 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү һәм Урыссу энергия районындагы кулланучыларны энергия белән тәэмин итү.
Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов 2020-2025 елларга Татарстан Республикасында электр энергетикасын үстерү схемасын һәм программасын эшләүгә техник бирем эшләү һәм раслау турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш ахырында чарада катнашучылар 2020 елга төбәк штабының төп чаралар планы турында фикер алышты.